ا
Внешний вид
ا (гәрәп. الف) әлиф. Гәрәп һәм татар әлифбасында беренче хәреф. Мәд хәрефе. Башка гәрәп хәрефләре кебек 4 төрле языла. Шулай ук 1 санын билгеләү билгесе.
Хәрефнең | сыйфатлары |
---|---|
Исеме | әлиф |
Тәртип саны | 1нче |
Билгели торган саны | 1 |
Язылышы буенча төркеме | монфәсалә |
Башка төркеме | мәд хәрефе |
Белдерүче авазлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әлиф хәрефе гомумән озын(мәдле) [а] вә [ә] авазларын белдерә, әммә сүз башында ул а вә ә дән гайре төрле сузык у, ү, о, ө, и, ы, е-э авазларын белдерергә мөмкин.
язылышы | Гәрәп телендәге авазы | Җәдиди иске имлядәге авазы |
---|---|---|
آ | 4 яки 8 хәрәкәле а яки ә | Калын а авазы |
أ | мәдле а яки ә | гайре гәрәп сүзләрдә |
إ | мәдле и | гайре гәрәп сүзләрдә |
اُ | мәдле ү яки у | гайре гәрәп сүзләрдә |
ا | сүздән карап сузык авазны | калын ы авазын |
Җәдиди иске имлядә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Җәдиди иске имля ا хәрефе хәрәкәсез татар сүзләрендә сүз башында ы авазын белдерә. Әгәрдә өстәге дулкынлы сызык белән барса а авазын белдерә, сүз уртасында а һәм ә авазын белдерергә мөмкин.