Бәлүҗ теле
Бәлүҗ теле | |
Үзисем: |
بلوچی балучи, балочи |
---|---|
Илләр: | |
Төбәкләр: |
Уттар-Прадеш, Гөҗәрат (Һиндстан) |
Рәсми халәт: | |
Күзәтүдә тора: |
рәсми идарә юк |
Сөйләшүчеләр саны: |
~7 500 000 - 10 000 000 |
Классификация | |
Төркем: |
??? |
Язу: | |
Тел кодлары | |
ГОСТ 7.75–97: |
беу 095 |
ISO 639-1: |
— |
ISO 639-2: | |
ISO 639-3: |
Бәлүҗ теле (үзатамасы Калып:Lang-bal بلوچ [baloːt͡ʃ] بلوچی балуч, балочи) — бәлүҗләрнең теле. Пакистан Ислам Җөмһүриятендә, Иранда, Әфганстанда, Төрекмәнстанда, Таҗикстанда, Оманда, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә, Һиндстанда таралган. Бәлүҗ телендә сөйләшүчеләрнең гомуми саны – 7,5 - 10 млн кеше (бәя).
Бәлүҗ теле иран телләренә керә (төньяк-көнбатыш төркемчәсе). Ике диалектка бүленә: көнбатыш һәм көнчыгыш диалектлар. Дж.Х. Элфенбейн (J.H. Elfenbein) «The Baluchi Language» (1966) фәнни хезмәтендә бәлүҗ телен ваграк сөйләшләргә дә аерган: рахшани (әфган, келат, чагай-харан, пәнҗгур, чик буе, мары яки төрекмән), сараван, лотуни, кечи, диңгез яр буе, Көнчыгыш таулар сөйләшләре.
Тел үзенчәлекләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Фонетикада
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бәлүҗ теле фонетикасына архаизм билгеләре, аерым алганда, сузык авазларны әйтелеш озынлыгы буенча фонологик капма-каршы кую хас. Мәсәлән, áí abár rást-ant («аның сүзләре хак») һәм áí abár rást-ant («аның сүзен ишеттеләр») җөмләләренең мәгънәсе арттан икенче сузыкны озынрак яки кыскарак әйтү белән үзгәрә[2].
Морфологиядә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Исемнәр һәм алмашлыклар 4 килештә төрләнә. Фигыль сүз төркеменең 2 залогы, 4 юнәлеше бар. Үткән заман фигыльнең күчемле-күчемсез төрләрен куллануда аерымлык бар. Күчемле фигыль булганда җөмлә эргатив төр буенча төзелә (төрекмән сөйләшеннән башка диалектларда). Күчемсез фигыль белән җөмләнең номинатив төре төзелә. Хәзерге заман фигыль белән бары тик номинатив җөмлә генә төзеп була.
Лексика
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Татар теле | Бәлүҗ теле | Татар теле | Бәлүҗ теле |
---|---|---|---|
Ходай | Xudá | дөя | hoşter |
йолдыз | istál | кичә | şap |
ата | pit/piss | ана | más/ mát |
авыз | dap | баш | sarag |
ир кардәш | bras/brat | кыз кардәш | gwar/guar |
өй | lúg/ges | туган | brás |
учак | çokk/zág | кан | hon |
Саннар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1 - yakk
- 2 - do
- 3 - sey
- 4 - čár
- 5 - panč
- 6 - šaš
- 7 - hapt
- 8 - hašt
- 9 - noh
- 10 – dah
Әлифба
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Пакистан Ислам Җөмһүриятендә һәм Әфганстанда яшәүче бәлүҗләр гарәп графикасы нигезендә ясалган язу кулланалар. Иң борынгы язма истәлекләре XVIII гасырга карый.
Бәлүҗ телен латин графикасына нигезләнгән язуга күчерү омтылышы 1930 елларда ССРБда, XX гасыр ахырында Пакистанда һәм Европа илләрендә яшәүче бәлүҗләр өчен ясала.
1990 еллар башында Төрекмәнстанда бәлүҗләр өчен кирил әлифбасына нигезләнгән язу кертергә уйлыйлар.
Гарәп графикасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]ا آ ب پ ت ٹ ج چ د ڈ ر ڑ ز ژ س ش ک گ ل م ن و ھ ء ی ے
Латин
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]a á b c d ď e f g ĝ h i í j k l m n o p q r ř s š t ť u ú v w x y z ž ay aw
Латин (ССРБ, 1930 елларда)
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]a ә в c ç d ᶁ e f g h i j k ʟ m n o p q r s ş t ƫ u v x z ƶ '
Кирилл (Төрекмәнстан, 1990)
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]a ā б в г ғ д д̨ е ē ё ж җ з и ӣ й к л м н о ō п р р с т т у ӯ ф х ц ч ш щ ъ ь э ю я
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Большая российская энциклопедия. В 30 томах. Том 3 (Ба-Бо). М.: НИ БРЭ, 2005. ISBN 978-5-85270-331-1
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- М.Г. Пикулин. Белуджи. М., 1959.
- В.А. Фролова. Белуджский язык. М., 1960.
- В.С. Расторгуева. Белуджский язык. Китапта: Языки народов СССР. I том. М., 1966.
- Е.Г. Гафферберг. Белуджи Туркменской ССР. М., 1969.
- В.В. Мошкало. Белуджский язык. Китапта: Основы иранского языкознания. Новоиранские языки: северо-западная группа. М., 1991.